Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Балык Бистәсе районында карлыган җыя торган уникаль комбайнны сынап карадылар
2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанда кече хуҗалыклар уңышлы эшләп килә һәм алар кул эшен автоматлаштыруга таба юнәлеш алалар. Хәтта зур булмаган ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында саву аппаратлары кулланалар, терлекләрне ашатуның һәм эчертүнең автоном системаларын гамәлгә кертәләр. Мәсәлән, Биектау районында Латыйповлар хуҗалыгында бозауларны ашату өчен автомат системасы куелган. Система бозау муенындагы бирканы укый һәм сәгать саен үсеш өчен оптималь күләмдә азык биреп тора. Зәй районыннан Маракиннар гаиләсе кошчылык бинасындагы температураны дистанцион рәвештә мониторинглап тора. «Н.В.Володин» КФХында республикада беренчеләрдән булып карлыган җыю буенча махсус комбайн барлыкка килде. 17 июльдә Weremczuk комбайны Балык Бистәсе районында Николай Володинның карлыган плантациясендә беренче сынауны узды. Эшнең барышын күзәтергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, “Компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, әлеге техниканы чыгарган компания взкилләре, республика һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. 2016 елда Николай Володин икетуган абыйсы Владимир Капарулин белән бергә карлыган үстерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгы ачалар. Җиләк-җимеш культураларын үстерүгә 1,5 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гарнтын алалар. Шул акчаларга трактор, авыл хуҗалыгы машиналары һәм үсентеләр сатып алалар. «Белгородка барып, үсентеләр сатып алу турында килешеп кайттык. Безгә 25 мең төп үсенте кайтардылар. Бер еллык үсентеләрне 7 гектар җирдә утырттык, алар безнең җирлеккә тиз ияләштеләр һәм үсеп киттләр. Акрынлап аларның мәйданы 15 гектарга җитте», - дип сөйләде КФХ башлыгы. Сынау башланыр алдыннан Николай Володин карлыган үстерү буенча үзенең серләре турында сөйләде. «Узган сезонда беренче уңышны җыйдык. Карлыганны туганнар белән җыйдык, читтән кешеләр ялладык. Беренче уңыш 500 килограмм булды. Карлыганга ихтыяҗ зур, даими клиентлар да бар. Алар көнгә 1-2 тонна алырга да әзер, алга таба эре сәүдә челтәрләре белән дә эшләмәкче булабыз», - диде крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Район башлыгы Балык Бистәсендә климатның карлыган үстерү өчен уңайлы булуын ассызыклады. Ул шулай ук якын арада өч крестьян-фермер хуҗалыгыннан торган кооператив төзеләчәге турында да әйтте. Бу кооперативлар өчен дәүләт һәм грант ярдәме каралган. Аның белән җиләкләрне, яшелчәләрне саклау, эшкәртү, төргәкләү урыннары төзергә мөмкин булачак. «Балык Бистәсе - фермерлык белән актив шөгыльләнүче күп районнарның берсе. 80нән артык эшкуар терлекчелек белән, арыш, бодай, арпа, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә. Аларның кайберләре җиләк, пекин кәбестәсе, карлыган үстерә башлады. Бу безне сөендерә. Аларга “Афәрин!” дип кенә әйтәсе килә. Әгәр алар грантларда катнашсалар, аларга дәүләт тарафыннан ярдәм биреләчәк. Бүген бу эшнең башлангычын карарга һәм башка районнарга бу тәҗрибәне күрсәтергә уйладык», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. Комбайнны кабызганнан соң мондагыларның барысының да игътибары кырга юнәлде. Кунакларны бу техниканың ничек эшләве кызыксындыра иде. Комбайн, карлыган куаклары арасында йөреп, карлыган җыйды, ә катнашучылар моңа шаккатып карап тордылар. Сынау уңышлы узды. Комбайн үз бурычын җиренә җиткереп башкарды, әмма, Володин плантацияләрендәге аерым үзенчәлекләрне исәпкә алып, бераз төгәллек кертүне таләп итә. Шуны әйтергә кирәк, автоматлаштырылган системалар кертү авылда кул эшен шактый җиңеләйтә һәм вакытны янга калдыра, әлбәттә. Эшкуарга, җиләк-җимеш продукциясен уңышлы сатып, тиешле табыш алуын теләргә генә кала.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2024 ел
«Хезмәт десанты» экологик акциясе үтте
"ЭКОВЕСНА -2024" республика конкурсы кысаларында “Синең гамәлләрең ” экологик марафоны форматында “Урман әкияте” балалар бакчасында тәрбияче балалар белән әзерлек төркеме хезмәт десанты оештырды.
Кадер мәктәбендә язгы өмә узды
Апрель – чисталык һәм тәртип булдыру вакыты, ә өмәләр – буыннарны тоташтыручы изге традиция.
Зәйдә «Җиңү диктанты» өчен икенче мәйданчык ачылачак
26 апрельдә зәйлеләр ике мәйданчыкта Бөтенроссия тарихи диктантын язачак. Традиция буенча, Зәй районында "Җиңү диктанты" 6 нчы мәктәп базасында уза иде. Быел тарихи акция өчен үз мәйданчыгын Зәй политехник көллияте дә бирәчәк.
Экологик бәйрәм үтте
Балалар табигатьне саклаучы һәм яклаучылар көненә багышланган экологик бәйрәмдә катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз