Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау район җитәкчелеге контролендә

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Ленин урамы, 28, 30, 32, 34, Ялчыгол урамы,1, Җиңү Проспекты, 1/07, Тавлин урамы,32, Нариманов урамы, 23 нче йорт адреслары буенча торак фондка капиталь ремонт ясау объектларын карап чыкты. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, җаваплы хезмәтләр вәкилләре дә катнашты. Ремонт эшләре бара торган йортлар белән танышканда, район Башкарма комитеты җитәкчесе подрядчыларның эш башкару сыйфатына, үзләренә вакытында алынган йөкләмәләрне үтәү кирәклегенә аерым игътибар итүне сорады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча И. Ф. Хафизов җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International