Зәйдә чираттагы аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә башында социаль хезмәткәр көне уңаеннан алдынгы хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Зәй муниципаль районы башлыгы һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Көн тәртибе буенча киңәшмәдә райондагы оператив хәлләр, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында чыгышлар тыңланды. 2019 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе барышы турындагы мәсьәлә район җитәкчелегенең даими контролендә тора. Киңәшмәгә район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International