“Шатлык” балалар бакчасында сабыйларны табигатькә якынайту өстендә эшлиләр

23 май 2019 ел., пәнҗешәмбе
Яз – табигатьнең иң матур чорыдыр ул! Язгы матурлыкны адым саен очратырга мөмкин, үсемлекләрме ул, хайваннармы, кошлармы, хәтта бөҗәкләр дә бу вакытта үзенә күрә башка төрле матур! Һәрберсе нидер эшли, нәрсә беләндер мәшгуль. “Шатлык ” балалар бакчасында тәрбиячеләр белән балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр. Әлбәттә, алар һәрвакыттагыча эзләнүдә. Бу вакытта балаларны иң кызыксындырганы -бөҗәкләр, алар артыннан күзәтү бик кызык. Балалар бөҗәкләр турында бик аз беләләр, исемнәрен, үзенчәлекләрен, табигатькә нинди зыян, я нинди файда китерүләрен аңламаска да мөмкиннәр, кайберләре хәтта куркудан качалар, я кычкырып җибәрәләр. Алда әйтелгәннәрне булдырмау, яки киресенчә, бөҗәкләр турында күбрәк белү максатында тәрбиячеләр һәрдаим тәҗрибә эшләре алып баралар. Бу балаларны кызыксындыру, җыю чарасы булып тора. Шул ук вакытта, балалар кечкенә җан ияләре турында күп мәгълүмат туплыйлар. Тәрбиячеләрнең исә сөйләр сүзләре, бөҗәкләр турында материаллары күп. Балалар, үз чиратында, меңләгән сорау яудыралар, җавап табып, аңлатып кына өлгер. Әлеге төрдәге күзәтүләр, эшчәнлекләр бик еш үткәрелә бакчада. Балалар үзләре теләп бөтен эшне башкаралар, юнәлеш, этәргеч биреп кенә торасы кала. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать. Эшчәнлек азагында балалар, туплаган белемнәре белән бүлешәләр, сөйлиләр, бик теләп рәсемнәр ясыйлар. Табигатьтә күзәтү эшчәнлеге саф һавада үткәрелгән вакытны оештыруның иң нәтиҗәле, аерылмас өлеше булып тора. Тәрбиячеләрдән аларны оештыру өчен күп әзерлек сорала. Ләкин аның нәтиҗәсе бик куандыра, балалар канәгать, белемнәре күп, вакытлары бушка сарыф ителми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования