Министрлык зәйлеләргә тере чебешләрне бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына алырга тәкъдим итә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Җылы көннәр урнашу һәм дача сезоны башлану белән республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм дачада торучылар өчен тере тавык, каз, үрдәк чебешләре сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, шулай ук рөхсәт бирелмәгән урыннарда да сатыла. Еш кына шундый хәлләрне дә күрергә була, кош-корт төялгән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчеп йөри. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасындагы 6 районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош гриппы очраклары теркәлгән иде. Кош гриппы таралуын булдырмас өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә кош-корт сатуны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария кәгазьләре булганда гына сатуны оештыру чараларын күрә. Муниципаль районнар башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участковыйларны, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде. Министрлык Татарстан халкына чебешләрне бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә куша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International