“Уңышлы кеше тормышында китап укуның, китапханәнең роле” темасына түгәрәк өстәл

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Китап укуга кызыксыну уяту максатыннан, С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә “Уңышлы кеше тормышында китап укуның, китапханәнең роле” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрде. Чарада шәһәребезнең 4 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучылары һәм «Көчәнеш астында эшләү үзәге” директоры Алмаз Галимов катнашты.Үзәк – уникаль, Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер. Әлеге үзәк өстәмә профессиональ белем бирү учреждениесе, биредә көчәнеш астында эшләүче белгечләрнең квалификациясен күтәрү буенча зур эш алып барыла. Китап кеше өчен нәрсә ул? Алдынгы технологияләр гасырында басмалар кирәкме? Замана яшьләре тормышында китап нинди урын тота? Әңгәмә шул хакта барды. Укучылар Айрат Ибраһимовичның балачагы, яшьлек еллары, Казан энергетика университетында, МГИМО да укыган вакытларын кызыксынып тыңладылар. Ул бик күп эшләгән, үз белемен күтәргән, психология, икътисад, менеджмент турында китаплар укыган. Күп укыган кеше икәне күренеп тора: акыллы, зирәк, яхшы әңгәмәдәш. Укучылар А.Галимовка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында җитәкче балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International