Зәй муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы — 2019»конкурсы узды.

2019 елның 17 мае, җомга
16 май көнне Зәй муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы — 2019»конкурсы узды. Бу конкурс гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы, иң кызыксынучан, иң талантлы укучыларын билгели. Конкурсантлар- муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрдә күп санлы җиңүләр, спорт ярышларында катнашулар. Анда һәр мәктәптән 11 сыйныфка кадәр иң лаеклы укучылар катнашты. Конкурсантларга педагоглар һәм сыйныфташлары да ярдәм итте. Чарада катнашучылар үзләрен төрле биремнәрдә күрсәтергә тырыштылар. «Ел укучысы 2019» конкурсының иганәчесе«ЦИРКУЛЬ» кибете булды. Конкурста җиңүчеләргә «ЦИРКУЛЬ» кибетеннән канцтоварлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Калган катнашучыларга катнашучы сертификатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International