Зәйдә гаилә бәйгесе үткәрелде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Гаилә - шундый урын, анда тыныч, синең кунелең һәрвакыт рәхәтлек кичерә, анда сине аңлыйлар һәм ярдәм итәргә ашкынып торалар. 15 нче май көнне муниципаль бюджет киноучреждениесендә “Гаилә бәхете рецептлары” дип исемләнгән гаилә кичә- бәйгесе үткәрелде. Чарада тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар барлык конкурсларда да бик актив булдылар, җырладылар һәм биеделәр. Үз гаилә гербын ясадылар. Иң актив катнашучылар медальләр белән бүләкләнде. Соңыннан бергәләшеп "Кыргый планета Мауглие” анимацион мультфильмын карау кунаклар күңеленә аеруча хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International