Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды

15 май 2019 ел., чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җитештерү комплекслары җитәкчеләре һәм белгечләре, агрофирма һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе зооветеринария белгечләре, баш агрономнар катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чираттагы тикшерү уздырды. Чарада катнашучылар "Нива "ҖЧҖ дә кукуруз чәчү барышы белән таныштылар, "Баграж" бүлекчәсендә чәчүлекләрнең торышын бәяләделәр, арпа тукландыруның барышы белән таныштылар, көзге бодай кырларын карадылар, язгы бодай чәчү агрегаты ДМС 12 нең эше белән кызыксындылар. "Чыбыклы" җитештерү кооперативында район башлыгы орлыкка кукуруза чәчү("Гаспардо" чәчү агрегаты), "Сәвәләй" һәм "Родина" җитештерү комплексларында – арпа тукландыру агрегатлары эшен карады. Шулай ук җитештерү комплексларының терлекчелек объектларында булдылар. "Баграж"һәм " Налим" товарлыклы - сөтчелек фермаларында таналар үстерү, "Сәвәләй" һәм "Чыбыклы" товарлыклы- сөтчелек комплексларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең барышы белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования