"Өмет җилкәне»

2019 елның 15 мае, чәршәмбе
15 майда Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатының "Өмет җилкәне» төбәкара фестивале кысаларында конкурс финалы узды. Чара «СМП-Нефтегаз» АҖ һәм «ЯЗ»Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла. Бишенче ел рәттән әлеге конкурста Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбе катнашып килә. Быел да алар укытучылар белән берлектә бу чарадан читтә калмадылар, декоратив-гамәли иҗат, хореография («Карамельки» хореография ансамбле), сәнгатьле уку, вокал-соло, әдәби сәнгать номинацияләрендә катнаштылар. Балаларның һәр чыгышы онытылмас тәэсирләр калдыра. Бу искиткеч мизгелләр катнашучыларның да, кунакларның да күңелләрендә озак сакланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International