Зәй районында «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл узды

15 май 2019 ел., чәршәмбе
Бүген Зәй районы ГХАТ бүлегендә 7 мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар: гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшүсмерләргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Чараны ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина әзерләде һәм үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования