Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2019 елның узган айларында Зәй муниципаль районы территориясендә аварияләр торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санын һәм авырлыгын киметү буенча кулланыла торган чаралар турында; Зәй шәһәрендә җәйге чорда юлларны карап тоту буенча эшләрне оештыру һәм үтәү турында; мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау; авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген кисәтү. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүче профилактик характердагы чараларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Илнар Хафизов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International