Зәй ГРЭСында конференция узды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
14 февраль көнне Зәй ГРЭСының актлар залында 2018 елда күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча конференция узды. Конференция эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Васильевич Краснов, Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсенең Казан филиалы башлыгы Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов, Бөтенроссия электропрофсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Хәлим Юлдаш улы Әхүнҗанов катнашты. Разиф Гали улы Кәримов 2018 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга куелган планнар турында аңлатты. Анатолий Краснов конференциядә катнашучыларга компаниядә башкарылачак агымдагы эшләр һәм Зәй ГРЭСын модернизацияләү планнары турында җентекләп сөйләде. Хәлим Юлдаш улы Әхүнҗанов профсоюз бурычларын үтәү һәм социаль партнерлыкны камилләштерү буенча ТР электропрофсоюз тарафыннан башкарыла торган икътисадый эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. Зәй ГРЭСы директоры Сергей Токмачев һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин күмәк килешү буенча кабул ителгән йөкләмәләр турында хисап тотты. Делегатлар бертавыштан 2018 елда коллектив килешүдә каралган барлык йөкләмәләрнең тулысынча үтәлүен расладылар. Конференциянең йомгаклау карары расланганнан соң бүләкләү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International