Зәй шәһәре Советының даими комиссияләре утырышы узды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре Советы даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Утырышны бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча комиссия рәисе урынбасары Исрафилова Венера Назыйф кызы алып барды. Көн тәртибенә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 3 декабрендә кабул ителгән «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2019 елга һәм 2020 - 2021 еллар план чорына бюджеты турында» гы 133 нче карарына үзгәрешләр кертү, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын раслау турында" гы мәсьәләләр кертелгән иде. Доклад белән Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе П.А.Байрашев, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов чыгыш ясады.Депутатлар әлеге мәсьәләләрне Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының чираттагы утырышына чыгарырга карар кылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International