Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген районның Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләрендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында халык җыеннары узды.  Илнар Хафизов халыкны 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән таныштырды. Түбән Биш һәм Кадер авыл җирлекләре башлыклары Дамир Насертдинов һәм Рәис Нуруллин 2018 елда авыл җирлекләренең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалауга кагылышлы, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. РФ Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрүдә уңышлы эшләгәннәре һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, активистларга авыл җирлекләре башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов халык җыеннарына йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International