Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия сайлап алу ярышлары тәмамланды. 20 км дистанциядә Зәй егете Егор Казаринов алтын медаль яулады. Әлеге җиңү нәтиҗәсендә ул март аенда Красноярск шәһәрендә узачак XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада катнашу өчен Россия студентлар җыелма командасы составына кертелде.