“Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖдә хезмәт коллективы җыелышы узды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Бүген "Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖдә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Эшчәнлек нәтиҗәләре белән предприятие директоры Р. Р. Фәрдиев таныштырды. 2018 ел эчендә Зәй икмәк кабул итү предприятиесенә саклауга 62 852 тонна ашлык алынган, 16 200 тонна интервенцион фонд сакланган. Бүгенге көндә предприятиедә 90 кеше эшли. Төп заказчылар-районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, «Агрокөч төркеме» АҖ агрофирмалары. Зәй икмәк кабул итү предприятиесенең хезмәт хакы һәм салым җыемнарын түләү буенча бурычлары юк. Район башлыгы Разиф Кәримов коллективка нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм районның социаль - икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Туган районыбыз һәм республикабыз өчен нәтиҗәле эшләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International