Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы буенча бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеләнде

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы буенча бүлегендә 2018 елда оператив - хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды, анда район башлыгы Р. Г. Кәримов, Зәй шәһәре прокуроры Р. Р. Кәримов, суд рәисе Р. Р. Хәкимов катнашты. Бүлек эшчәнлеге турындагы хисап белән бүлек җитәкчесе-полиция майоры А. Н.Фәсхетдинов чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Җыелыш аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегенең дәүләт техник карау һәм автомотранспорт чараларын теркәү төркеме юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы полиция өлкән лейтенанты Алексеев Федор Иванович, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив кизү частенең полиция өлкән лейтенанты Нәфыйков Фәнис Фидәрис улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге эксперт-криминалистика төркеменең эксперт полиция лейтенанты Ахунҗанова Рәлия Рафаил кызы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Фәсхетдинов Айдар Назыйф улы Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары-тикшерү бүлеге башлыгы Хафизов Рөстәм Расих улына юстиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге штаб башлыгы Кәбиров Ринат Нурислам улына Эчке хезмәт подполковнигы дигән урта һәм өлкән җитәкчеләр составының махсус исемнәре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования