Зәй шәһәрендә 2006-2007 елгы командалар арасында яшь хоккейчыларның “Алтын алка» Клубы призына Бөтенроссия ярышларының республика этабына старт бирелде
2019 елның 11 гыйнвары, җомга
11 гыйнварда “Яшьлек» боз сараенда 2006-2007 елгы командалар арасында «Алтын алка» Клубы призына яшь хоккейчылар арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы ачылды. Ачылу тантанасында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Р. Р. Мәүләвиев, «Яшьлек " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ә. Г. Сөләйманов катнашты. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Җәлил, Баулы, Азнакай, Зәй шәһәрләре командалары катнаша.
17 апрельдә дәресләрдән соң Александр Бистәсе мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре кул астында мәктәп территориясен чүп-чардан, коры яфрак-үләннән җыештырырга чыктылар.