Зәйдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә һәм Россия полициясе оешуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Григорьевич Акатьев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Назыйф улы Фәсхетдинов, ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 157 хезмәткәр эшли. Тантаналы чарада катнашучыларны, район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлап, Валерий Григорьевич Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше һәрвакыт намус, батырлык һәм югары фидакарьлек символы булуын тагын бер кат ассызыклады. "Гражданнар өчен полиция формасындагы кеше хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Шәһәр һәм район урамнарында тәртип, гражданнарның тынычлыгы, аларның үз иминлегенә ышанычы нәкъ менә сездән тора", - дип билгеләп үтте. Күп еллар дәвамында яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән, бай тәҗрибәләре белән уртаклашкан ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Котлау сүзләре белән шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы Айдар Назыйф улы Фәсхетдинов чыгыш ясады, хезмәттәшләренә нык сәламәтлек, күңел көрлеге һәм гаилә иминлеге теләде. Бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International