Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю буенча киңәшмә узды

2018 елның 19 октябре, җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. "ЕРЦ - Татэнерго сбыт» ҖЧҖ директоры Алинә Салашева бүгенге көнгә кергән түләүләрне, узган ай күрсәткечләре белән чагыштырып сөйләде. Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре идарәчеләре башкарылган эшләр һәм ай ахырына кадәр планнар, түләмәүчеләргә каршы көрәшнең яңа алымнары турында сөйләделәр. И. Ф. Хафизов халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю темпының начар булмавын билгеләп үтте, тырышлыкны киметмәскә, максималь ресурсларны эшкә җигәргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International