Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты

2018 елның 16 октябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында районның кайбер хуҗалыкларында булып кайтты. Маршрут «Зәй» АФ ҖЧҖ «Ялкын» бүлекчәсе, Әхмәт сөтчелек комплексыннан башланды, биредә сенаж траншеясына сыттырылган кукуруз орлыгын салуны карадылар. Кырмыска кислотасы куллану технологиясе белән 300 тоннага якын терлек азыгы салынган һәм алдагы көннәрдә махсус техника бу эшне дәвам итәчәк. Кадер авылы ындыр табагында сыттырылган кукуруз орлыгын җиңсәгә салып әзерләү бара, әлеге төр азыкны «Зәй» агрофирмасында 1800 тонна, ә район буенча-4700 тонна әзерләү бурычы куела. Район башлыгы бу хуҗалыкта механик остаханәләрне карады, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тырмаларны ремонтлау барышы белән танышты. Аннан соң «Нур» бүлекчәсендә ашлык өчен кукуруз җыю, «Нива» ҖЧҖ сөтчелек комплексында терлекләрне кышлату барышы белән таныштылар. Терлекчелек комплексларында сөт җитештерүне арттыру- көннең төп темасы булды. «Восток» агрофирмасының «Югары Налим» бүлекчәсендә Разиф Кәримов көнбагыш җыю, «Сармаш» бүлекчәсендә шикәр чөгендере казу барышын карады. Һәр объектта бүгенге эшләрнең торышы һәм планнар турында эшлекле сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International