Район авыл җирлекләре башлыклары үзара салым программасы буенча хисап тоталар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча җирле референдумнар мәсьәләләре буенча баланс комиссиясе үткәрде. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова катнашты. Барлыгы 14 авыл җирлеге башлыгы тыңланды. 2018 елда җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен авыл җирлекләре гражданнарының үзара салым акчаларын куллануга йомгак ясалды һәм 2019 елга планнар каралды. Иртәгә баланс комиссиясе үз эшен дәвам итәчәк, соңгы 8 авыл җирлеге хисап тотачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International