Зәйлеләр басма матбугатка языла

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре 2019 нчы елның беренче яртыеллыгында басма матбугатка язылу кампаниясенә кушылды. Коллектив мобиль почта хезмәтеннән файдаланды. Татарстан почтасының Зәй шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәре үзәккә килде. Мәшгульлек хезмәте белгечләр исә, үз чиратында, эш урынын калдырмыйча гына басма матбугатка языла алды. Үзәк хезмәткәрләре арасында махсуслаштырылган атналык басма, рус һәм татар телләрендә чыгучы республика һәм җирле район газеталары популяр. Мөмкинлектән файдаланып, кайберәүләр якыннарын да басма матбугатка яздырды. Гыйнвар аеннан аларның өйләренә газета-журналлар киләчәк. Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева сүзләренчә, коллектив язылу кампаниясендә һәр яртыеллыкта актив катнаша. “Газета – сыйфатлы, тикшерелгән һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы. Редакцияләрдәге иҗади коллективның оператив хезмәте укучыларына район һәм республикадагы соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга ярдәм итә”, - дип белдерде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International