Зәйдә мәктәп китапханәләре бәйгесе узды

2018 елның 22 сентябре, шимбә
21нче сентябрь көнне Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбендә республика куләмендәге “Иң яхшы китапханә – 2018” бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә район һәм шәһәрдә эшләүче 22 мәктәпнең 16сы катнашты. “Иң яхшы шәһәр мәктәп китапханәсе – 2018” номинациясендә 6нчы мәктәп китапханәчесе Денисова Галина Николаевна җиңү яулады, ә “Иң яхшы авыл мәктәп китапханәсе – 2018” номинациясендә Кадер мәктәбе китапханәчесе Шайдуллина Оркыя Гамилевнага тиңнәр булмады. Алар район данын республика күләмендә яклаячаклар. Шулай ук призлы урыннарны 7нче мәктәп китапханәчесе Минегулова Миләүшә Алмасовна һәм Александр Бистәсе мәктәбе китапханәчесе Рагузина Лидия Анатольевна яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International