Архив эшләре буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Зәй архив бүлеге эшчәнлеген югары бәяләде

2018 елның 11 июле, чәршәмбе
Бүген яңартылган Зәй архивын әле күптән түгел генә билгеләнгән архив эшләре буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килеп карады. Ул Зәйгә әлеге тармак эшчәнлеге буенча Түбән Камада үткән зур коллегия утырышыннан соң килде. Комитет җитәкчесе документлар сакланышы, хезмәткәрләргә тудырылган эш шартлары белән танышты. Аерым бинага күчерелгән Зәй архивыннан ул канәгать калды, төзекләндерү эшләренең барлык тиешле таләпләрне үтәп башкарылуын югары бәяләде. Гөлнара Габдрахманова район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм архив бүлеге башлыгы Рәмзия Шатунова белән югалган документларны эзләү, торгызу мәсьәләсе буенча да сөйләште. Бу актуаль проблеманың пенсия күләмен билгеләгәндә еш килеп тууы ассызыкланды. Билгеле булганча, 2007 елда Татарстанда берничә мең предприятие юкка чыгып, аларның документлары архивка тапшырылмаган. Хәзер архив бүлегенә һәр предприятие белән тыгыз элемтәдә эшләү кирәклеге әйтелде. Сөйләшүләр барышында документларны оцифровкалау юнәлеше дә телгә алынды, бу эш Зәй архивында планлы төстә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International