Аппарат киңәшмәсе узды

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында аппарат киңәшмәсе узды. Анда, халык күпләп йөри торган урынннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов үзенең чыгышында, бүгенге көндә районда 8 объект тикшерелүе һәм аларны тулысынча тәртипкә китереп бетерү өчен 10 көн вакыт бирелүе турында билгеләп үтте. Җитәкчеләргә үз оешма-объектларын тиз арада тәртипкә китерергә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртелде. Аппарат киңәшмәсендә тагын авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр каралды, Зәй ГРЭСы һәм Башкарма комитетның муниципаль заказ бүлеге эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Шулай ук, район башлыгы контролендә булган, санитар-экологик ике айлык барышы һәм хезмәт базарындагы хәл турында сөйләшү булды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International