Казан Кремлендә узган Куркынычсызлык Советы утырышында Зәйлеләр дә катнашты

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Куркынычсызлык советы, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә һәм ТР террорга каршы комиссиясенең уртак утырышы булды. Уртак утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, республика районнары катнашында видеоконференция элемтә режимында узды. Аның эшендә Зәйдән район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В.Г. Акатьев катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, йомгаклау чыгышында видеоконференциядә күтәрелгән сорауларның мөһимлегенә басым ясап, координацион совет һәм террорга каршы комиссия әгъзаларын эшкә тагын да җаваплырак карарга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International