Балалар өчен Раштуа бәйрәме

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе
9 нче гыйнвар көнне шәһәребезнең “Пирамида” кафесында “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Раштуа бәйрәме уздырылды. Инде 8 нче ел рәттән бу чараны әлеге кафе җитәкчесе Ф.Ф. Хәйруллин оештыра. Традициягә әверелгән Раштуа бәйрәме быел да бик күңелле узды. Сабыйлар Кыш бабай, Кар кызы һәм төрледән - төрле әкияти геройлар белән берлектә рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр. Театрләштерелгән тамашадан соң балалар бәйрәм табыны артында тәм - томнан авыз иттеләр. Раштуа бәйрәменнән һәркем яхшы кәеф белән таралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International